+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 гыйнвар 2021, 15:30

Алдакчыга - 150 мең сум штраф

Русиядә законсыз рәвештә хәйрия фондына акча җыючы гражданнарга һәм оешмаларга штраф сала башлаячаклар.

Русиядә законсыз рәвештә хәйрия фондына акча җыючы гражданнарга һәм оешмаларга штраф сала башлаячаклар.

Иганәләр җыю өчен тартмаларны куллану бары тик килешү, хакимияттән хуплау һәм, шулай ук, әгәр акча җыю уставта язылган булса гына рөхсәт ителәчәк. Тиешле төзәтмәләр РФ КоАПына 2021 елның мартында кертеләчәк.

"Еш кына алдакчылар авыру балаларга ярдәм итү турында белдерүләрне табып алалар да, балаларның мәгълүматларын һәм фотосурәтләрен кулланалар, әмма җыелган акчаларны үзләштерәләр. Моның өчен аларны җавапка тарттыру мөмкин түгел, чөнки моның өчен бернинди җаваплылык та каралмаган. Бүген хокук саклау органнары аларга карата көчсез ", - дип хәбәр итә "Известия".

Закон проекты авторы, Дәүләт думасының Контроль һәм регламент комитеты рәисе урынбасары Наталья Костенко сүзләренчә, яңа закон нигезендә хокук бозучыларга 5 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф янаячак.

Фото: “Известия”.
Читайте нас: