-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 гыйнвар 2021, 17:55

Автобус водительләре сугышкан

Җитмәсә, кешеләрне дә автобустан куып чыгарганнар.

Җитмәсә, кешеләрне дә автобустан куып чыгарганнар.

Уфада 235нче һәм 6нчы маршрут шоферлары пассажирлар каршында сугыша башлаган. Бу хакта вакыйга шаһиты булган хатын-кыз сөйләгән.

Бу хәл кичә «Чәй фабрикасы» тукталышында булган. Хатын сүзләренә караганда, моңа кадәр берничә тукталыш алдарак шәхси маршрут шоферлары бер-берсен узып китәргә тырышкан.

- Пассажирларның кисәтүләренә водитель сүгенү сүзләре кулланып җавап бирде, «Ошамый икән — җәяү бар!» дип кычкырды. Ахыр чиктә, барысы да сугыш белән тәмамланды, - дип сөйләгән шаһит.

Әле полиция бу хәл турындагы мәгълүматны тикшерә.

— Без машина йөртүчеләрне табачакбыз һәм аларга карата закон нигезендә карарлар кабул итәбез, - дип шәрехләделәр ведомствода.

Фото: ufa1.ru сайтыннан
Читайте нас: