Барлык яңалыклар
Хокук
25 гыйнвар 2021, 17:59

Мәхәббәт хакына юләрлек кылган

Хәйбулла районында яшәүче егетнең язмышы хәзер нинди юлдан китәр?

Хәйбулла районында яшәүче егетнең язмышы хәзер нинди юлдан китәр?

Нигамәт авылында яшәүче 34 яшьлек ир үзенең "ВАЗ-2112" автомобилен югалткан. Энә түгел дә бит, машина кадәр машина...

Мөстәкыйль эзләүләр уңышка китермәгән, шуңа ир ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенча, автомобиль урланган булган. Машина Хәйбулла районының Беренче Морза авылында табылган. Шунда ук урлауда шикләнелүченең дә эзенә төшкәннәр.

Баксаң, машинаны 17 яшьлек егет урлаган. Моңа каршы кичтә ир белән яшүсмер бергә кәеф-сафа кора. Төнлә егетнең 16 яшьлек сөеклесенең хәлен беләсе килә, моның өчен өлкән иптәшенең машинасын урлап китә. Икенче көн буена яшүсмерләр бергә була, ә аннан соң егет тоткарлана.

Автомобиль тартып алынган һәм якын арада законлы хуҗасына кайтарылачак. Русия Эчке эшләр министрлыгының Баймак районы буенча бүлеге тарафыннан урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бер тәүлек мәхәббәт өчен әллә күпме җәза алачак инде бу егет...

Фото: Пресс-служба МВД по РБ
Читайте нас в