Башкортстанда яшәүче Артур (монда һәм алга таба да исемнәр үзгәртелде) аны кыерсыткан егетне чалгы белән үтергән. Бу гамәлнең сәбәбе - көнләү, үпкә һәм "буллинг" дип аталган.
Берничә ел элек гаепләнүче урындагы Карина исемле кыз белән очрашкан, 2015 елда алар аерылышкан. 2019 елда Карина башка ир-егет - Фәнил белән очраша башлый, ә 2020 елда алар өчәүләп Артур өендә яши башлыйлар.
Аларның өчесен дә эчүгә "мәхәббәт" берләштергән. Шул ук вакытта, Фәнил һәрвакыт Артурны төрлечә рәнҗеткән. Гаепләнүче егетнең әйтүенә караганда, Фәнил Артурны «бозау», «лох» дип атаган һәм даими рәвештә аракы алырга җибәргән. Ә үзе ул вакытта Карина белән вакыт үткәргән.
Сабырлыкның чигенә чыккан Артур бер көнне Фәнилне үтерергә була. Ул абзардан чалгы ала да, корбаны янына килеп, аңа: "Менә синең үлемең дә килде!" - ди, һәм берничә тапкыр чаба. Шунысы игътибарга лаек: бу мизгелдә мәрхүм Карина белән диванда яткан булган. Кызга да үтерүче очраклы рәвештә чалгы белән чапкан.
Үтерүче алдагы тугыз елын колониядә үткәрәчәк.