+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 гыйнвар 2021, 21:05

Әбҗәлил фаҗигасе кабатланмасын өчен...

Бакалы районы прокуратурасы Яңа Корыч авылында шәхси пансионат эшчәнлеген туктатты.

Бакалы районы прокуратурасы Яңа Корыч авылында шәхси пансионат эшчәнлеген туктатты.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бер ир 1970 елда төзелгән агач торак йортында наркотикка һәм алкогольгә бәйлелеге булган кешеләрне тернәкләндерү, социаль адаптацияләү хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнгән шәхси үзәк оештырган. Гомум мәйданы 55 квадрат метр булган йорт 13 койка-урынга исәпләнгән.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, бина янгын хәвефсезлеге һәм санитар-эпидемиология законнары таләпләренә туры килмәгән. Ирне «янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозу» мәддәсе буенча штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартканнар.
Прокуратура судка гариза белән мөрәҗәгать иткән, анда торак бинадан тернәкләндерү, наркотикка һәм алкогольгә бәйлелеге булган кешеләрне социаль адаптацияләү хезмәтләре күрсәтү өчен файдалануны туктатуны таләп иткән.
Суд карары кабул ителгәнче бинаны эксплуатацияләүне туктатып тору турында гариза судка җибәрелде. Күзәтчелек ведомствосы таләпләре канәгатьләндерелгән, хәзерге вакытта бина ябылган.
Фото: Башинформ
Читайте нас: