+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 гыйнвар 2021, 12:25

Үч алсаң да белеп ал

Берәү хатынының интим фотоларын Интернетка урнаштырып, төрмәгә эләккән.

Берәү хатынының интим фотоларын Интернетка урнаштырып, төрмәгә эләккән.
Элекке хатынының интим фотоларын бастырган өчен бер ир Русия Җинаять кодексының 137 мәддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда («шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу») гаепле дип табылган.

2020 елның җәендә хөкем ителүче, элекке хатыны белән ызгышканнан соң, социаль челтәрләрнең берсендә аның интим фотосурәтләрен урнаштырган. Аларны бик күп кеше карый алган.

Шул ук вакытта ир үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Элек хөкем ителгәнлеген исәпкә алып, суд бу Татарстан кешесен 6 айга катгый режимлы төзәтү колониясенә озаткан.

Фото: кп.ру
Читайте нас: