+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 гыйнвар 2021, 21:45

Конкурста катнашып, баерга уйлаган да бит...

Уфада яшәүче бер хатын мошенникларга 112 мең сум акчасын күчергән.

Уфада яшәүче бер хатын мошенникларга 112 мең сум акчасын күчергән.

Ул башкаланың 7нче полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ханым социаль челтәрдә конкурс үткәрү турында игълан күреп кала. Янәсе, анда ике тапкыр арттырылган күләмдә акча алырга мөмкин. Тәкъдим белән кызыксынып, сылтама буенча керә һәм аферистлар тозагына эләккәнен сизми дә кала.

Аңа ун этапта үткәреләчәк конкурста катнашып, күп итеп акча алыр өчен һәркайсында күрсәтелгән исәпкә акча күчерергә кирәклеген аңлаталар.
Хатын шулай эшли дә. Ә аннан соң төркем администраторы җавап бирми башлый...

“Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", — дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото:top4man.ru
Читайте нас: