+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 гыйнвар 2021, 09:25

Прокурорлар мәктәпкә бара

Алар, балаларның агулану очраклары ешаю сәбәпле, Русия мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын киңкүләм тикшерә башлый.

Алар, балаларның агулану очраклары ешаю сәбәпле, Русия мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын киңкүләм тикшерә башлый.

Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы мәктәпләрдә балаларны тукландыру мәсьәләсен контрольгә алырга кушкан иде. Мондый күрсәтмәне Русия Генеральный прокуроры Игорь Краснов та бирде.

"Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең йогышлы авырулары ешаю сәбәпле, Генеральный прокурор Игорь Краснов күрсәтмәсе буенча төбәк прокурорлары тарафыннан тиешле тикшерү оештырылды", - диелә ведомствоның РИА "Новости" китергән хәбәрендә.

Шулай ук мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының узган елның сентябреннән башлап бушлай туклануны ничек оештырылуы да тикшереләчәк.

Элегрәк билгеле булганча, Дагстанның Буйнак шәһәрендә агулану нәтиҗәсендә 34 баланы хастаханәгә озатканнар иде. Балаларның температурасы күтәрелгән, күңел болгану, косу һәм эчәклекнең зарарлануы ачыкланган. Тикшерүдән соң аларның сыйфатсыз судан агулануы ачыкланды.

Фото:ТАСС.
Читайте нас: