Икешәр миллион сум акчаңны мошенникларга "бүләк иткәч"...
Ханты-Манси автономияле округының Совет шәһәрендә Башкортстаннан 44 яшьлек вахтачы таныш булмаган кеше белән сөйләшкәннән соң, 2 миллион сумга якын акчасыннан колак каккан.
Ир-атка телефоннан билгесез ханым шалтырата. Ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Таныш булмаган кешенең вахтачының картасыннан 8 мең сум акча чыгарып, кредит рәсмиләштерергә маташуына ышандыра. Тегесе ышанмый һәм трубканы элеп куя, әмма банкның мобиль кушымтасын күчереп ала һәм исәбен тикшерә – бернинди кредит та юк.
Шуннан соң ир-ат телефонына кабат шалтырату килә - һәм янә шул ук «хезмәткәр»дән.
Аның белән сөйләшү барышында гариза бирүче гел мобиль кушымтада булган һәм күпмедер вакытта, чыннан да, анда 1 миллион 900 мең сум күләмендә акча күргән. Аннары ул «белгеч» ярдәме белән кредит рәсмиләштерү буенча берничә операция ясаган.
Нәтиҗәдә, ир аферистларга 1,75 миллион сум бүләк иткән. Ул полициядә генә алдануын аңлаган.
Фото: вм-полевской.рф