-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 гыйнвар 2021, 13:00

140 мең сум таләп иткән...

Мәләвездә элекке Мәдәният сарае директорын тоткарлаганнар.

Мәләвездә элекке Мәдәният сарае директорын тоткарлаганнар.

Мәләвездә «Мәдәни ял үзәге» муниципаль учреждениесенең элекке директоры, 36 яшьлек ир хөкем ителгән. Ул 140 мең сумлык ришвәтчелектә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьче узган елның августында мәдәният йортларын ремонтлау белән шөгыльләнүче төзелеш компаниясе җитәкчесеннән 140 мең сум күләмендә ришвәт таләп иткән. Директор моның өчен башкарылган эшләр актларына кул куярга һәм түләү белән тәэмин итәргә вәгъдә биргән.

Ул ришвәт алган вакытта үзенең эш кабинетында тоткарланган. Аңа карата «Ришвәт алу» мәддәсе (Русия Җинаять кодексының 290нчы мәддәсе) буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Мәләвез районы суды аны 2,5 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук аңа шул ук вакытка дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләү хокукы чикләнә.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: