+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 гыйнвар 2021, 17:47

Бер хатынга - ике ир. Берсе исән...

Дәүләкән районында мәхәббәт зил-зиләсе кан коюга барып җиткән.

Дәүләкән районында мәхәббәт зил-зиләсе кан коюга барып җиткән.

Биредән полициягә хәбәр итүләренчә, Вперед авылындагы йортларның берсендә берничә пычак ярасы салынган ир табыла. Вакыйга урынына оперативниклар килә. Алар җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлый.

Уфада яшәүче 41 яшьлек кеше башта ишек ачарга теләмәсә дә, полицейскийлар белән сөйләшкәннән соң, аларны керткән. Өйдә кан эчендә ятучы 33 яшьлек ир булган. Ул госпитализацияләнгән. Тәртип сакчылары бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый башлаган.

Якынча мәгълүматларга караганда, алдагы көнне 33 яшьлек ире белән талашкан 39 яшьлек Уфа кызы дустыннан аны Дәүләкән районына кунакка алып баруын үтенгән. 41 яшьлек танышы машина арендалаган, күчтәнәчләр алып, аны авылга алып кайткан. Анда аларны хатынның хәзерге иренең элекке хатыны көтеп тораган. Дуслар табын корган. Шунда бер хатынның - хәзерге, икенчесенең элекке ире дә кайтып төшкән. Ул хатынын янә Уфага алып китмәкче булган, әмма аның юлдашы каршы төшкән, кем белән килгән, шуның белән кайтсын, янәсе. Ызгыш-җәнҗал купкан.

Шул вакыт 41 яшьлек ир пычак алып, көндәшенә берничә тапкыр кадый. Хатын-кызлар өйдән чыгып йөгерә. Каза күрүчегә ияреп килгән дусты да алар белән була, ул полициягә шалтырата.

Хәзер зыян күрүче дәваханәдә, ә элек тә хөкем ителгән ир сак астына алынган. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: i02.fotocdn.net


Читайте нас: