-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
28 гыйнвар 2021, 11:41

Игътибар! Бу бәндә - җан кыючы !

Республика хокук сакчылары коточкыч җинаятьне тикшерә.

Республика хокук сакчылары коточкыч җинаятьне тикшерә.

Благовещен районында 83 яшьлек әбине үтерәләр. Шикләнелүчене төзелгән фоторобот буенча эзлиләр.

Җинаять 2019 елның 17 сентябрендә үк була. Бичара әбекәйнең мәете Удельно-Дуванәй авылындагы йорт янындагы сарайда табыла.

Үтерүдә шикләнелүченең билгеләре: ул 40 яшьләр тирәсендәге ир, буе 178 сантиметр тирәсе, урысча акцентсыз сөйләшә, кара күн куртка, кара панама кигән булган.

Шикләнелүченең шәхесе яки урыны, шулай ук җинаятьнең шартлары турында мәгълүматка ия булган барлык кешеләрне республиканың Тикшерү идарәсенә хәбәр итүне сорыйлар.

Телефоннар: 8 919 605 01 53, 8 347 251 62 51 яки 02.

Фото: bash.news.
Читайте нас в