+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 гыйнвар 2021, 11:40

Көпә-көндез кеше алдында...

Благовещен районында балаларын кыйнаган парга хөкем карары чыгарылды.

Благовещен районында балаларын кыйнаган парга хөкем карары чыгарылды.

Алар кечкенә улларын күршеләренең күз алдында нык кыйнаган.

Судья ата-аналарны «балигъ булмаганнарга рәхимсез мөгамәлә белән бәйле тәрбия бурычларын тиешенчә үтәмәү» мәддәсе буенча гаепле дип тапты.

Республика прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, малайның әтисен, 6 айга хезмәт хакының 10 процентын дәүләт исәбенә тотып калып, мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр, ә әнисен 240 сәгать мәҗбүри эш көтә.

Искәртеп узабыз, бу шау-шу куптарган вакыйга 2020 елның июлендә булган иде. Благовещенда яшәүче ханым үзенең кесә телефоны камерасына бер баланы кыерсытуларын төшерә. Малайның ата-ана кесәсеннән акча урлавы ачыклана. Башта аны әнисе җәзалый. Соңрак бу тәрбиягә әтисе дә кушыла һәм улының эченә йодрык белән тондыра, шуннан бала кычкырып елый башлый.

Узгынчыларның барлык кисәтүләренә аларның исе дә китми. Эшкә прокуратура кушылгач, баланы мәсхәрәләү 2018 елның сентябреннән 2020 елның июленә кадәр дәвам итүе ачыклана.

- Тугыз яшьлек малайны даими рәвештә кыйнаганнар һәм аның алдында спиртлы эчемлекләр эчкәннәр, - дип аныкладылар күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә.

Фото: кп.ру


Читайте нас: