+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 гыйнвар 2021, 14:00

Кеше хатынын хурлама...

Дүртөйледә булган бу фаҗига.

Дүртөйледә булган бу фаҗига.

Анда бер ир хатыны турында ямьсез сүзләр сөйләгән танышына пычак кадаган.

Бу җинаять былтыр ук булган. Җинаятьче һәм аның корбаны - балачактан дуслар.

Беркөнне алар очрашып гәп кора, аннары тәмәке тартырга уйлыйлар. Күпмедер вакыттан соң гаепләнүченең дусты аны мыскыл итә башлый, балаларына, эшенә һәм хатынына да кагыла. "Ул җиңел холыклы, мин аның белән җенси мөнәсәбәткә керергә телим", - дип тә өсти.

Әлбәттә, бу теге ирне ярсыта: ул пычак тартып чыгара һәм иптәшенең корсагына чәнчә. Тегесе артка чигенә, ә аннары өенә йөгерә.
Әнисе «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиблар зыян күрүчене дәваханәгә илткән, әмма яра бик җитди булып чыккан – ул вафат булган.

Үтерүче яшеренми һәм гаебен таный, әмма үтерү нияте юк иде, дип раслый. Дүртөйле район суды ирне гаепле дип тапкан. Аны 8 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

фото: кп.ру
Читайте нас: