+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 гыйнвар 2021, 14:45

Үсмер үлеме - аның намусында

Кырмыскалы районында яшәүче егетнең исерек килеш руль артына утыруы фаҗига белән тәмамланган.

Кырмыскалы районында яшәүче егетнең исерек килеш руль артына утыруы фаҗига белән тәмамланган.

Ул 2019 елда армиядән кайта, моны дуслары белән "юа", ә аннары машинада йөрергә карар кыла. "Градус астында" уйланылмаган гамәл бер үсмернең үлеменә китергән.

Машина йөртүче Алмаз Хәмитовны «юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» мәддәсе буенча хөкем итәләр. Суд яшь кешене 5 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Биредә ул өч айга якын, ә элек СИЗОда булган. «Башинформ» агентлыгының махсус хәбәрчесе "КП-5"тә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле 21 яшьлек кеше белән сөйләшкән.

- Армиядән кайттым гына. 16 көннән соң дуслар белән утырырга, моны билгеләп үтәргә булдым. Без эчтек. Клуб ябылгач, мин машина йөртү тәҗрибәсен искә төшерергә булдым, чөнки армиядә мөмкинлек юк иде. Руль артына утырдым, йөрдем, кире кайттым. Тагын күңелсез булып китте – янә машинага утырдым, танышларымны да утырттым. Минем янәшәмдә егет утыра иде, ул магнитофонны көйли алмады. Мин үз телефоным аша җыр куярга уйладым. Шулай игътибарны читкә юнәттем. Башны күтәрсәм, машина чокырга төшеп китеп бара. Калганын хәтерләмим. Юл читендә утырганымны беләм. Ничек килеп чыкканын аңламадым. Бөтен җирдә кан... Безне «Ашыгыч ярдәм»дә дәваханәгә алып киттеләр...

Егет бүген бу кылыгына нык үкенә. Үлгән үсмернең туганнарыннан гафу үтенгән, аларга акчалата ярдәм иткән. Ләкин алар аны гафу итәрме? "Беркайчан да эчкән килеш руль артына утырмагыз!" дигән киңәш бирә ул һәммә кешегә.

Фото: Башинформ
Читайте нас: