+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
1 февраль 2021, 16:30

Министр кулга алынды

1 февральдә Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгында тентүләр узды.

1 февральдә Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгында тентүләр узды.

Ведомство башлыгы Рәмзил Күчәрбаев кабинетына хокук саклау органнары вәкилләре килде.

«Башинформ» агентлыгына Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының мәгълүмати тәэмин итү департаментында хәбәр итүләренчә, министрлыкта 2017 елда Күмертау шәһәрендә чистарту корылмаларын төзү эше буенча тентүләр узган.

«Ул вакытта Рәмзил Күчәрбаев капиталь төзелеш идарәсе башлыгы вазыйфасын башкарган, ә төбәк башлыгы Рөстәм Хәмитов иде», — дип билгеләп үтте төбәк Хөкүмәте вәкиле.

Хокук саклау органнарында рәсми шәрехләүдән әлегә тыелдылар. Булган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта түрә тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез, Рәмзил Күчарбаев республиканың төзелеш һәм архитектура министры итеп 2020 елның декабрендә билгеләнгән иде.

Фото: башинформ
Читайте нас: