+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
1 февраль 2021, 16:15

"Төне буе еладым..."

Бер актрисага төнге клубта хатын-кыз һөҗүм иткән.

Бер актрисага төнге клубта хатын-кыз һөҗүм иткән.

"Мобиль блондинкалар" төркеменең элекке солисткасы, актриса һәм модель Светлана Степанковская клубта һөҗүмгә бәйле хәлгә аңлатма бирде.

Ул, шулай ук, полиция бүлеге фонында фотосурәт бастырган һәм гаеплеләр җәзасын алачак, дип белдергән.

"Иң авыры һәм куркынычы - ул сине кыйнаган вакытта түгел, ә аннан соң, шок вакыты узгач һәм нәрсә булганын аңлагач... Мин төн буе еладым", - дип язган актриса Интернет челтәрендә.

Аның сүзләренә караганда, аның белән булган хәл - чын проблема һәм аның урынында теләсә кайсы кыз була ала.

"Миңа һөҗүм иткән кыз, аның шәхесе, хәзер бөтенләй мөһим түгел. Мин аны белмәдем, белмим һәм белергә дә теләмим - бу безнең һәрберебез белән килеп чыгарга мөмкин булган проблема. Һәр кешегә урамга адекват булмаган теләсә кайсы кеше ташлана ала - объектив сәбәпләр аңа кирәкми, аның шәхси хыяллары да җитәрлек, - дип билгеләп үтте Степанковская.

Фото: Рен тв сайтыннан
Читайте нас: