+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
2 февраль 2021, 13:15

Кичкә пычак нокта куйды...

Илеш районының Тыпый авылындагы фаҗигагә нәрсә сәбәпче?

Илеш районының Тыпый авылындагы фаҗигагә нәрсә сәбәпче?

Гомер көзендә иреңә пычак күтәрергә нәрсә мәҗбүр итә? Хәмер, әлбәттә. Юкса, 52 яшьлек хатын 58 яшьлек ирен пычак кадап үтерер идемени?

Һәрвакыттагыча, тәүдә табын коралар, аннары хәмер эчәләр, аннан тавыш чыга...

Бу кичкә канлы пычак нокта куйган. Ир - кабердә, хатын - төрмәдә. Я, шуннан? Кемгә рәхәтрәк?

Спиртрлы эчемлекләр кулланмагыз, дип күпме генә тукып торсаң да, кешенең үзенең башында булмаса, юк инде. Ирләре бер хәл әле аның! Ә менә гаилә учагын саклаучы булырга тиешле хатын-кызлар ни өчен бу адымга бара? Хәмернең холыкны үзгәртүе, ярсытуы, ерткычка әйләндерүе көн кебек ачык, югыйсә.

Хатыннар һәм ирләр күбрәк гаиләдә үтерелә, ди статистика. Менә бу фаҗига статистиканы тагын бер тапкыр раслый...

Фото: кп.ру
Читайте нас: