+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 февраль 2021, 10:35

Күршеләр, күршеләр... иң дошман кешеләр....

Стәрлетамакта бер ир күршесен үтергәнче кыйнаган.

Стәрлетамакта бер ир күршесен үтергәнче кыйнаган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу хәл 20 гыйнварда булган. Бер ир 49 яшьлек әтисенә килгән һәм аның җансыз гәүдәсен тапкан. Медэкспертизадан соң мәетнең имгәнү нәтиҗәсендә үлүе ачыкланган.

Үтерүдә шикләнелеп, урындагы 42 яшьлек кеше тоткарлана. Аның сүзләренә караганда, өенә кайтканда, баскыч мәйданчыгында аны күршесе исерек хәлдә каршы алган. Алар әйткәләшә башлаган, сугышырга керешкән. Тикшерү барышында 42 яшьлек күршесенең исерек оппонентына куллары һәм аяклары белән тәненең төрле өлешләренә, шул исәптән башына берничә тапкыр сугуы ачыклана. Тавышка подъездда яшәүче ханым чыга һәм бу җәнҗалны туктата. Ирләр үз фатирлары буенча таралыша. Соңрак зыян күрүче вафат була.

Үтерүдә шикләнелүче элегрәк урлашкан өчен хөкем ителгән булган икән инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: башинформ
Читайте нас: