+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 февраль 2021, 14:50

Кунакханә тамбурында табылган...

Язмышмы? Бер адәм актыгының корбанымы?

Уфаның төньягындагы кунакханә тамбурында 2 февральдә төнлә муены киселгән 28 яшьлек егет гәүдәсе табылган.
Һәлакәт урынына килгәч, тикшерү-оператив төркем үтерү шаһитларын сораштырган һәм шикләнелүчегә чыккан. Ул 35 яшьлек эшсез шәһәр кешесе булып чыккан. Оперативниклар ир-атны аның фатирында тоткарлый. Билгеле булуынча, ир җинаять кылганнан соң, өенә кайтып киткән. Уфалыны шунда ук полиция бүлегенә китергәннәр. Җинаятьче кулланган пычак та шунда ук алынган.
Хәзер шикләнелүче сак астында. Билгеле булганча, элегрәк ул алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Кызганычка каршы, әлегә уфалының ни өчен бу егетне үтерүе билгеле түгел. Тикшерү вакытында ачыкланмаган һәр сорауга җавап табылачак. Әгәр дә аның гаебе расланса, иргә озак елларга төрмә яный.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: