+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 февраль 2021, 12:40

Рәмзил Күчәрбаев ике айга кулга алынды

Өч үсмер баласы, өлкән яшьтәге әти-әнисе булуына һәм хәле авырлашуына карамастан.

Өч үсмер баласы, өлкән яшьтәге әти-әнисе булуына һәм хәле авырлашуына карамастан.

Уфаның Киров район суды Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевны, вазыйфа вәкаләтләрен арттыруда гаепләнү сәбәпле, ике айга кулга алды.

Югары дәрәҗәле түрә, ким дигәндә, 2021 елның 1 апреленә кадәр сак астында булачак. Бу хакта республиканың Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елда Күчәрбаев, Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе башлыгы буларак, Күмертау шәһәрендә чистарту корылмалары төзелешен тәмамлау турындагы актка кул куйган, гәрчә аларга җибәрү-көйләү эшләре үткәрелмәсә дә. Объект эксплуатацияләүгә һәм нинди дә булса хезмәт күрсәтүгә әзерләнмәгән булган. Бүгенге көндә дә ул яраксыз кала.

Аның гамәлләреннән күрелгән зыян 95 миллион сум тәшкил иткән.

Судта ул кулга алмауларын үтенгән: өч балигъ булмаган баласы, өлкән яшьтәге әнисе булуына һәм сәламәтлеге торышына басым ясаган.

Фото: башинформ
Читайте нас: