+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 февраль 2021, 14:17

Түрә кызы дәүләтне 12,3 миллион сумга "утырткан"

Ә Башкортстан прокуратурасы моңа нинди карашта?

Ә Башкортстан прокуратурасы моңа нинди карашта?

Федераль дәрәҗәдәге чиновник кызыннан Уфада законсыз бирелгән фатир өчен 12,3 миллион сум акча түләтәләр.
Башкортстан прокуратурасы гомум юрисдикциянең алтынчы кассация суды аша федераль чиновник кызын Уфада законсыз бирелген фатир өчен нәкъ шул кадәр акчаны кайтарып бирүне йөкләгән.

Ырынбурда яшәүче ханым «Закон таләпләрен бозу» юлы белән әтисенә хезмәт урыныннан бирелгән 120 квадрат метрдан артык мәйданлы күчемсез милеккә ия була. Фатирны үзенә яздыргач, ул аны сата.

Башта прокуратура дәүләт хезмәткәренең кызыннан Уфаның Киров район суды аша акча түләттерергә маташса да, инстанция дәгъва белдерүен кире каккан. Күзәтчелек ведомствосы бу карарга Югары судта шикаять бирде – ул таләпне канәгатьләндерде. Кассация соңгы вердиктны раслады.

– Нәтиҗәдә, түрә кызының җир кишәрлегенә һәм Ырынбур өлкәсендә торак йортына арест салынган, - дип хәбәр итәләр прокуратурада.

"Байлар кия киез тун, кемгә хөлдәсе дә юк..."

Фото: f9.mirkvartir.me


Читайте нас: