+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 февраль 2021, 16:25

Ике хатынның җанын кыеп, йортларына ут төрткән иде...

Шуның өчен гомерлеккә хөкем ителгән ир ярлыкау сорый.

Шуның өчен гомерлеккә хөкем ителгән ир ярлыкау сорый.

Дүртенче апелляция суды Бөредә яшәгән 43 яшьлек Александр Куфтеринны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карарын үз көчендә калдырды. Яңа 2020 ел алдыннан ир, ике кешене үтереп, өйгә ут төрткән иде.

«Хөкем карары белән килешмичә, җинаятьче һәм аның адвокаты апелляция шикаяте биргәннәр, аларның дәлилләре суд тарафыннан яраксыз дип табылган, Башкортстан Югары суды карары үзгәрешсез калган», — дип хәбәр иттеләр республика Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

Куфтерин 2019 елның 20 декабрендә үзенең танышына акча алу теләге белән килә. 52 яшьлек хатын аңа акча бирүдән баш тарта. Шул чакта ярсыган кунак аның муенына кадый. Хатын шунда җан бирә.

Бу вакытта өйгә 81 яшьлек хуҗабикә кайтып керә, хатын аннан бүлмә арендалап торган була. Шаһит калдырмаска теләп, хөкем ителүче пенсионер ханымны да үтергән, ә аннары йортка ут төрткән, 500 мең сумлык милекне юк иткән.

Фото: башинформ
Читайте нас: