+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 февраль 2021, 11:55

Картәнисен талап Мәскәүгә качкан

Булса да булыр шәфкатьсез җаннар...

Булса да булыр шәфкатьсез җаннар...
Уфа районының Чесноковка авылында яшәүче 70 яшьлек ханымның банк картасыннан 35 мең сум акча юкка чыккан.

Пенсионер ханым гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хәл турында тулырак Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Оперативниклар шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ул гариза бирүченең 23 яшьлек оныгы булып чыга, элек ул караклык өчен хөкем ителгән булган инде.

Башлангыч фараз буенча, яшь кеше, пенсионер ханымның мобиль банкына керү юлын тапкач, аның барлык акчасын танышына күчерә. Ул, үз чиратында, үзенең банк картасы булмаган иптәшенә ярдәм итәм, дип уйлаган.

Алынган акчалар белән егет Мәскәүгә юл тота. Бу хәл турында әби банк хезмәткәрләренең кредит буенча бурычлары турында шалтыраткач кына белә.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене Мәскәүдән Уфага алып кайткан. Ул үз гаебен таныган. Аны җәза көтә.

Фото: башньюс
Читайте нас: