+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 февраль 2021, 20:00

Полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынган

Ул 12,5 миллион сум күләмендә ришвәт биргәндә арадашчылык итүдә гаепләнә.

Ул 12,5 миллион сум күләмендә ришвәт биргәндә арадашчылык итүдә гаепләнә.

Уфа районы полиция бүлеге башлыгы урынбасары һәм аның 58 яшьлек әшнәсен 12,5 миллион сум күләмендә ришвәт биргәндә арадашчылык итүдә гаепләп кулга алганнар, дип хәбәр итте РБК Уфа.

Тикшерү версиясе буенча, 58 яшьлек уфалы, үзенә таныш эшкуарга карата мошенниклык һәм фальсификация фактлары буенча эшне тикшерү турында белгәч, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре белән сүз куешкан. Малтабарга хокук саклау органнарындагы вазыйфалы кешеләргә зур суммада акча биреп, аны җинаять эзәрлекләвеннән коткарырга ярдәм итә алуларын хәбәр иткәннәр. Эшкуар ризалашкан һәм җинаятьчеләргә 12,5 миллион сум биргән. "Җинаять факты Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең оператив-эзләү эшчәнлеге барышында ачыкланды", - дип хәбәр итте Тикшерү комитетының төбәк идарәсе вәкиле Евгений Каневский.

Ике шикләнелүче дә кулга алынган. Аларга карата Русия Җинаять кодексының 291.1 мәддәсенең 4нче өлеше буенча (аеруча зур күләмдә ришвәтчелектә арадашчылык) җинаять эше кузгатылган. Әлеге мәддә буенча җәза 3 миллион сумга кадәр штраф, яки 7 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фото: РИА Новости.
Читайте нас: