26 яшьлек уфалы колониягә ут төрткән.
Моның өчен аның булган срогына яңасы өстәлгән.
Егет 13нче холык төзәтү колониясендә җәза срогы үтә һәм янгын сагында эшли. Нәкъ менә шул сәбәпле ул төрмә территориясендә ирекле йөрү хокукына ия булган.
Ачыклануынча, 2018 елның мартында ул колония башлыгыннан үзенең сөйгәне белән күрештерүен сораган.
Анысы рөхсәт бирмәгәч, ул хуҗалык блогы бинасына ут төртергә карар кыла. Төнлә җинаять эше фигуранты, бина ишеген ябып, анда янган кәгазь төргәге ташлаган. Янгын нәтиҗәсендә колония бинасы зыян күргән, аның күләме 3,8 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган. Уфаның Калинин районы суды аның иске җәза срогына тагын бер ел катгый режимлы колониядә иректән мәхрүм итүне өстәгән. Шулай ук иргә китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк.
Фото: башинформ