+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 февраль 2021, 14:30

Япь-яшь килеш харап булган

3 февраль кичендә Кырмыскалы районында юл фаҗигасе теркәлгән.

3 февраль кичендә Кырмыскалы районында юл фаҗигасе теркәлгән.

Уфадан 40 яшьлек водитель хатын «Форд» машинасы руле артында Олыкүл — Кабак — Суык-Чишмә юлында барган. Трассаның 10нчы чакрымында ул тиешле булмаган урында юл аша чыгып баручы егетне таптатып узган.

Республика ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 26 яшьлек егет авыр җәрәхәтләрдән җан биргән.

Соңгы тәүлектә республикада алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән.

Фото: башинформ
Читайте нас: