+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 февраль 2021, 11:44

Бала башына төшкән тимер - түрә башына

Сибайда булган фаҗига өчен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары җавап бирәчәк.

Сибайда булган фаҗига өчен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары җавап бирәчәк.

Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Сибай шәһәр хакимияте башлыгының 54 яшьлек урынбасарына карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган, ул саксызлык аркасында 7 яшьлек кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерү өчен җавап тотачак.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елда шәһәр хакимияте «КСИЛ-Балтэкс» җәмгыяте компаниясе белән балалар өчен уен комплексларын урнаштыруга, шул исәптән ветераннар урамындагы ишегалдын төзекләндерүгә контракт төзегән. Хакимият башлыгы урынбасары, ведомствода фикеренчә, экспертиза үткәрмичә, эшләрне формаль рәвештә кабул иткән. Нәтиҗәдә, хоккей капкалары беркетелмәгән һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырган. Гаепләнүче үз гаебен танымаган, эш судка җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 августында Сибайда кечкенә кыз белән бәхетсезлек очрагы булган – аның өстенә футбол капкасы ауган. Ул кичтә зыян күрүче 7 яшьлек кыз абыйсы белән бергә ветераннар урамындагы мәйданчыкта уйный, аның өстенә авыр конструкция җимерелеп төшә. Бәхеткә, кыз исән кала. Аны ашыгыч рәвештә авыр баш җәрәхәте белән шәһәр дәваханәсенә озаталар.

Фото: Башкортстанның Тикшерү комитеты.


Читайте нас: