-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
5 февраль 2021, 11:40

Кытайдан килеп - төрмәгә

Бездә ришвәт биреп кенә котылып булмый шул.

Бездә ришвәт биреп кенә котылып булмый шул.

Уфада Кытайдан килгән 50 яшьлек ир Федераль иминлек хезмәте хезмәткәренә ришвәт өчен дүрт ел ярымга гомум режимлы колониягә китәчәк. Бу турыда Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, ришвәт 2 миллион сум тәшкил иткән иде.

- Судта 2020 елның маенда коммерция фирмасы җитәкчесе булган гаепләнүчегә карата оператив чаралар үткәрелүен ачыклаганнар. Нәтиҗәдә, аның фатирыннан һәм офисыннан компьютер техникасы, электрон мәгълүмат таратучылар, кәрәзле телефоннар һәм документлар алынган. Компьютердагы мәгълүматларны кире кайтару һәм юк итүне сорап, кытайлы Башкортстан буенча Русия Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәренә 2 миллион сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Федераль иминлек хезмәте хезмәткәре, үз чиратында, җитәкчелеккә ришвәт турында хәбәр иткән, һәм акча тапшырганда чит ил гражданын тоткарлаганнар. Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кытайлы үз гаебен таныган.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән. Аңа карата ун көн эчендә шикаять бирергә була.

Фото: Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән


Читайте нас в