Хатынга журналист биргән сораулар ошамаган.
Борис Грачевскийның хатыны Екатерина Белоцерковская режиссерның истәлегенә багышланган "Пусть говорят" эфирыннан соң журналистка һөҗүм иткән.
Шоуда катнашкан журналист Мариана Сәед Шах, ул хатын миңа эфирдан соң сәхнә артында һөҗүм итте, дип белдерә. Аның сүзләренә караганда, Борис Грачевскийның башка хатыннардан булган балалары турындагы сорау Екатеринага ошамаган һәм шуның өчен низаг килеп чыккан да.
Шах раслаганча, Екатеринага билгесез ир ярдәм иткән. Алар аны икәүләп тукмаган. Хатынны тапшыруның хезмәткәрләре саклап кала алган.
Шуңа да карамастан, журналист хатынга карата полициягә гариза бирергә уйламый. Ә Белоцерковская сүзләренә караганда, ул хатынга аның күзенә күренмәскә киңәш иткән.
Фото: Правда Ру