+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 февраль 2021, 13:06

Үлем таратучыларны - рәшәткә артына!

Алар арасында 29-50 яшьлек кешеләр бар.

Алар арасында 29-50 яшьлек кешеләр бар.

Уфа һәм Стәрлетамактан наркогруппировканың 18 әгъзасы биш елдан алып 17 елга кадәр катгый режимлы колониядә төрмәдә утырачак. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 29-50 яшьлек бу кешеләр аеруча зур күләмдә тыелган матдәләрне законсыз рәвештә сату белән шөгыльләнгән. Билгеле булганча, башкаланың Совет районы суды хөкем карарын өч көн укыган.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, 2017 елда 44 яшьлек Стәрлетамак кешесе ике салаватлыны җинаятькә тартуы ачыкланган. Аннан соң аларга уфалылар һәм стәрлетамаклылар кушыла.

"Төркемгә зур күләмдә гашиш һәм каннабис алган күпләп сату курьерлары кергән, аннары аларны фатирларга илткәннәр, үлчәгәннәр һәм азрак партияләр белән таратканнар. Гаепләнүчеләрдән 10 килограммнан артык наркотик, шулай ук аларны үлчәү һәм төргәкләү өчен билгеләнгән әйберләр алынган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Наркогруппировкада катнашучыларның берсе дә үз гаебен танымаган. Хөкем ителүчеләрнең хөкем карарына карата шикаять бирү өчен 10 көн вакыт бар.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас в