+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 февраль 2021, 15:55

Егетләргә кызлар кирәк булган...

Салават шәһәрендә бер фәхишә ике вахтачыны төп башына утырткан.

Салават шәһәрендә бер фәхишә ике вахтачыны төп башына утырткан.

Алар бер фатирга секс-хезмәтләр өчен фәхишә чакырту өчен берничә мең сум акча түләгән, әмма беркем дә килмәгән. 20 һәм 33 яшьлек алданган ирләр полициягә мөрәҗәгать иткән һәм мошенниклык турында белдергән. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ял көннәрендә хезмәттәшләр ял итәргә булган, моның өчен фатир арендалаган, азык-төлек һәм спиртлы эчемлекләр сатып аган. «Тулыканлы ял» өчен компаниядә кызлар җитмәгән. Интернетта дуслар үзләре өчен кулай булган интим хезмәтләр күрсәтү турында белдерү тапкан һәм күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан.

Ирләргә бер кыз җавап бирә. Ул килергә риза була, әмма алдан түләү сорый. Икесе дә аңа акча җибәреп, кабат шалтыраталар. Бу юлы трубканы бер ир ала һәм, страховка өчен взнос түләргә кирәк, дип белдерә. Ир-егетләр моңа да риза була. Алар терминалга юл тота һәм бергә өч мең сум акча күчерә. Мошенник аларны ныклылыкка сынап карарга булган һәм тагын акча сораган. Әмма тегеләре, ниһаять, аларны алдауларын аңлый башлаган һәм полициягә юлланган.

Хәзер мошенниклык факты буенча тикшерү үткәрелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: milalink.ru
Читайте нас: