-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
9 февраль 2021, 14:55

Правасыз калганнар...

245 мең русияле бүгенге көнгә бурычлары өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

245 мең русияле бүгенге көнгә бурычлары өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең статистика материалларына нигезләнеп ТАСС хәбәр итә.

Билгеле булуынча, суд приставларына бурычлы водительләргә карата аларның праваларының гамәлдә булуын вакытлыча туктатып тору турында карар чыгару хокукы бирелгән. Бурыч суммасы 10 000 сумнан арткан очракта, машина йөртү хокукын чикләүне билгелиләр. Хәзер бурычлыларның артуын исәпкә алып, алар арасында алимент, салымнар түләмәүчеләр шактый күп булуын күз уңында тотып, әлеге чара акланган, диләр хокук сакчылары.

Шулай итеп, 2021 елның 1 гыйнварына бурычлыларны машина йөртү хокукларыннан вакытлыча чикләү турындагы карарлар 245 мең кешегә карата кабул ителгән, аларның гомуми бурычы 92,6 миллиард сум тәшкил итә икән. Бер ел эчендә чикләүгә таручылар 3 меңгә арткан, ә бурычның гомуми суммасы 7 миллион сумга диярлек үскән.

Әйтергә кирәк, хокукларны чикләүләрнең күпчелек өлеше алимент буенча бурычлыларга карата кулланылган, алар - 161 меңнән артык кеше. Бурычлыларның машина йөртү буенча хокукларын чикләү, шул исәптән мотоцикллар, моторлы көймәләр, катерлар, яхталар һәм самолетлар белән идарә итүгә, 2016 елның 15 гыйнварыннан кертелгән иде.

Фото:auto.today .
Читайте нас: