-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 февраль 2021, 14:55

Бүген юристлар бушлай эшли

Башкортстанның 35 районында бүген бушлай юридик консультацияләр көне уздырыла, дип хәбәр иттеләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Башкортстанның 35 районында бүген бушлай юридик консультацияләр көне уздырыла, дип хәбәр иттеләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

"Чара "Аек авыл-2020" конкурсының республика этабы кысаларында үткәрелә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, алкогольдән чамасыз файдалануны профилактикалау системасының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән. Конкурста катнашучы районнарда яшәүчеләр квалификацияле белгечләргә түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала", - дип ассызыкладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Юристлар, суд тәртибендә алиментлар түләүне рәсмиләштерү, аерылышкан вакытта баланың яшәү урынын билгеләү, балаларны опекага алу, гражданнарны эшкә яраксыз дип тану, аз керемле гаиләләр өчен гамәлдәге ташламалар белән бәйле сорауларны да кертеп, теләсә нинди сорауларга бушлай җавап бирәчәк.

«Социаль түләүләр, эшкә урнашу, кредит бирү, мирас, шулай ук милек, җир һәм пенсия проблемалары белән бәйле барлык мәсьәләләрне бүген бөтенләй бушлай белергә мөмкин», — дип өстәделәр министрлыкта.

Республиканың аерым районнарында консультацияләр үткәрү вакытын һәм урынын Башкортстанның гаилә порталында ачыкларга мөмкин.

Акциянең оештыручылары - әлеге министрлык, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Русия Юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге.

Фото: sewprincess.ru
Читайте нас: