+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 февраль 2021, 15:55

Бүлмә уртасына учак яккан

10 февраль төнендә Бәләбәй районының Знаменка авылындагы торак йортта янгын чыккан.

10 февраль төнендә Бәләбәй районының Знаменка авылындагы торак йортта янгын чыккан.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр ике фатирлы торак йортның түбәсе януын ачыклаган. Алар янгынны сүндергән. Ут казасында беркем дә зыян күрмәгән.

Мәгълүматлар буенча, янгын башланган фатирда 60 яшьлек ир яши. Аның фатирында электр, газ һәм җылылык юк, ул кухня идәнендә яндырылган учак ярдәмендә җылына торган була.

«Бу салкын кичтә дә шулай була. Төнлә ул йокыга китә һәм автоном янгын хәбәрчесе тавышыннан уяна. Бу вакытта кухня һәм йокы бүлмәләрен тоташтыручы дивар янган була инде. Ир, бик тиз өйдән чыгып, урамда утның түбәгә күчүен күреп ала", - дип хәбәр итә коткаручылар.

Икенче фатирда яшәүчеләр сүзләренә караганда, алар этләре өрүгә уянып, урамга чыгарга ашыккан.

Янгын сүндерүчеләрнең тырыш гамәлләре нәтиҗәсендә йорттагы фатирларның берсе уттан тулысынча саклап калынган. Извещательләр бу йортның ике фатирында да урнаштырылган булган.

Фото: башинформ
Читайте нас: