+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 февраль 2021, 16:02

Үлемтек акчасына баемакчы булганнар

Абыйлы-энеле бу икәүгә өлкән яшьтәгеләр йөзәр меңләп акча биргән.

Абыйлы-энеле бу икәүгә өлкән яшьтәгеләр йөзәр меңләп акча биргән.

Башкортстанда өлкән яшьтәге кешеләрне үзләренә акча күчерергә мәҗбүр иткән каракларны тоткарлаганнар.

Алар күпләргә таныш, инде беркем дә капмас кебек, әмма һаман да кырын эшен җиренә җиткереп торган иске схема ятьмәсен кулланган: өлкән яшьтәге кешегә шалтыратучы аның якын туганына, якынына тиз арада акча кирәк дип ышандыра, "җитди проблемаларны булдырмас өчен" тиз генә акча күчерергә күндерә.

Шулай итеп, пенсионерлардан 1,5 миллион сум тирәсе акча җыйганнар, аерым алганда, 350 мең сумын - 87 яшьлек Салаватта яшәүчедән, 500 меңен - 80 яшьлек хатын-кыздан. Тагын да бер 70 яшьлек пенсионердан 200 мең сум алганнар.

Алар, Салаваттан тыш, Күмертау һәм Стәрлетамакта эшчәнлек җәелдергән. Полиция аларның, моннан тыш, янап, дистәләгән тапкыр акча алу очрагына да катнашлыгы барлыгын ачыклаган.

Абыйлы-энеле бу икәү кулга алынган, аларның берсенә – 20, икенчесенә 30 яшь.

Фото: UfaTime.ru


Читайте нас: