+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 февраль 2021, 11:36

Улы үлеменә сәбәпче аның әнисеннән гафу дә үтенмәгән

Башкаланың Сочи урамында алты машинаны бәрдереп, өч кешенең үлемендә гаепләнүче кешене күргәч, бер улын югалткан, икенчесен дәваханәдә караучы ана аңын югалткан.

Башкаланың Сочи урамында алты машинаны бәрдереп, өч кешенең үлемендә гаепләнүче кешене күргәч, бер улын югалткан, икенчесен дәваханәдә караучы ана аңын югалткан.

Балаларны әтиләреннән мәхрүм итеп тә, һәлак булганнарның туганнары алдында хәтта гафу үтенмәгән.

Уфаның Киров районы суды исерек водитель сәбәпче булган юл-транспорт һәлакәте турындагы резонанслы җинаять эшен карый башлады. Узган елның август аенда башкаланың Сочи урамында зур авариядә өч кеше һәлак булды. Светофорның кызыл сигналына карамыйча юлын дәвам иткән, алты автомобильне бәрдергән внедорожник шоферына 15 елга кадәр төрмә яный.

Суд залында хөкем ителүчене күреп, Дилфүзә Ташманова аңын югалта. Кайгы-хәсрәттән үләр чиккә җиткән ханымны якыннары егылып киткәндә тотып калырга өлгергән. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене аның тәүге тапкыр күрүе. Әмма улының гомерен өзгән кешегә ул бер сорау да бирә алмый.

Ул көнне аның уллары эштән өйгә, балалары янына кайта. Абыйлы-энеле туганнар Сочи урамы буйлап өскә күтәрелә. Бер мизгелдә алар һәлакәткә тарый, машина икегә ярыла, аның салоныннан пассажир очып чыга. 21 яшьлек Мөхәммәдҗан Таһнәбәрдиев төнлә реанимациядә үлә. Улы әтисез кала. Абыйсы инде ярты елдан артык дәваханәдә, аңа кыйммәтле операцияләр кирәк. Аның эштән кайтуын бер яшьлек кызы көтә.

Алты машинаны бәрдергән Эдуард Гайнанов судта егетләрнең әнисеннән гафу үтенми, һәлак булганнарның туганнарын күрмәүне һәм журналистлар белән аралашмауны өстен күрә.

Ул төнне лаякыл исерек водительне тикшергәндә алкотестер 1,5 промилле күрсәткән, ә бу - ике шешә каты эчемлек эчкән, дигән сүз. Ул ясаган һәлакәттә ике кеше шунда ук үлә, ә берсе, аңына килмичә, реанимациядә вафат була. Ә бит Эдуард Гайнанов моңа кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Исерек килеш йөргән өчен дә. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган.

Җинаять эшен карау дәвам итә.

Фото:bash.news


Читайте нас: