-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 февраль 2021, 12:10

Бала урынына кәфенгә курчак төргәннәр...

Ә балалар кая соң?

Ә балалар кая соң?

Дагыстанда яшәүче Дауд Даудов, дәваханәдә аның үлгән дип исәпләнгән балалары урынына курчак бирделәр, дип, инцидентның нечкәлекләре турында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, балаларны алмаштыруны ул зиратта ачыклаган. "Әти кеше әлеге хәл турында сөйләп, бу резонанслы вакыйга әлеге буталчык хәлне тизрәк ачыкларга ярдәм итәр дип белдерде", - диелә Дагыстанның Эчке эшләр министрлыгы аккаунтында Instagram да бастырылган видеоязма астында.

Анда Даудов җеназа вакытында үз балаларының гәүдәсе урынына уенчыклар табуын бөтен нечкәлекләре белән сөйләде. Ир сүзләренчә, ул 2 февральдән 3 февральгә каршы төндә ике игезәкнең әтисе булган. Балалар сәламәт иде, ди ул.

Әмма аның хатыны, бала тапканнан соң, реанимациягә эләккән һәм 7 февральдә генә чыгарылган. Балаларны хатынга икенче көнне азга гына китергәннәр. 8 февральдән 9 февральгә каршы төндә табиблар балаларның аневризма фонында кан савудан үлемен терки. Аннары, Даудов фаразлавынча, табиблар аның балаларын кәфенгә төрелгән курчакларга алыштырган...

Фото:ТАСС
Читайте нас: