+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 февраль 2021, 10:45

Әнисе кан эчендә яткан...

Уфада 17 яшьлек үсмер әнисенә кунакка килгән.

Уфада 17 яшьлек үсмер әнисенә кунакка килгән.

Ләкин ул ананың җансыз гәүдәсенә тап булган.

Соңрак тикшерүчеләр фатирдан телевизор һәм кесә телефоны да урланганын ачыклаган. Тиздән 49 яшьлек хатынның 67 яшьлек ир белән яшәгәнлеге мәгълүм була. Соңгысының билгеле бер яшәү урыны да булмаган.

Шикләнелүчене аның иптәшенең фатирында табалар, ул үз гаебен таный.

4 февральдә ул хатын белән табын корган, тик тиздән алар арасында гауга купкан. Хатын өйдәшенең эшләмәвенә, аның каравы күп эчүенә зарлана башлаган. Шулчак ир, пычак алып, хатынга берничә тапкыр кадаган.

Шуннан соң ул фатирдан чыгып китә, тик берничә сәгатьтән соң әйләнеп кайта һәм үтерелгән кешенең милкен урлый.

Фото: башинформ
Читайте нас: