+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 февраль 2021, 13:25

Көймә белән каплаган һәм...

Җинаять эзен юк итәргә булган ул.

Башкортстаннан Ханты-Манси автономияле округының Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек якташыбыз олы яшьтәге ирне үтергән һәм аның гәүдәсен фатирда яндырган. Бу хакта урындагы Тикшерү комитеты хәбәр итә. Хокук саклау ведомствосы хезмәткәрләре җинаять эшен тикшерүне төгәлләде һәм аны судка тапшырды.
Җинаять узган елның 22 ноябрендә була. Даими яшәү урыны булмаган гаепләнүче 61 яшьлек ир фатирында булган. Алар бергә эчкән, ә табын ахырында йорт хуҗасы тупас рәвештә кунакның китүен таләп иткән. Бу сүзләргә яшьрәк ир бик гарьләнгән һәм пычак белән өч тапкыр хуҗага кадаган.
Арытаба җинаять эзләрен яшерергә һәм җинаять җаваплылыгыннан качарга теләп, үтерүче резина көймә белән ирнең гәүдәсен каплаган һәм аны яндырган, нәтиҗәдә, фатирдагы милекнең шактый өлеше юк ителгән.
Оперативниклар шикләнелүчене тиз тапкан һәм тоткарлаган. Ачыкланганча, элек аны милеккә һәм гомергә каршы җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем иткән булганнар инде. Хәзер аңа кеше үтергән һәм кеше милкенә аңлы рәвештә зыян китергән өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: