-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 февраль 2021, 13:00

"Миңа аның кызы ошый иде..."

Бер кыз өчен егет дустының башына көрәк белән бәргән.

Бер кыз өчен егет дустының башына көрәк белән бәргән.

Ульяновск кешесен үз дустын үтерүдә гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, ул дустының башына көрәк белән биреп, арытаба пычак кадап үтергән. Шуннан соң иптәшен эзләүдә катнашкан булып йөргән. Шулай ул, хокук сакчылары игътибарын икенче кешегә юнәлткән.

21 яшьлек егет узган елның маенда ук югалган. Югалган көнне ул дусты белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Шуннан соң ул юкка чыккан, ә аның 28 яшьлек дусты аны эзләргә ярдәм итә башлаган. Арытаба ул кинәт кенә шәһәрдән юкка чыккан.

Соңыннан хокук сакчыларына ике егетнең бер кызны бүлешә алмаулары да беленгән. Полиция хезмәткәрләре егетне Сургут шәһәрендә тоткарлаган.

Егет үз гаебен тулысынча таныган һәм дустының гәүдәсен күмгән урынны күрсәткән. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр итә "360" басмасы.

Фото: Рен тв
Читайте нас: