+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
13 февраль 2021, 14:45

“Дәүләтнең күзе дә, колагы да ул!”

Бүген дә мөһим бурычлар йөкләтелгән Прокуратураны Петр I нәкъ шулай дип атаган.

Бүген дә мөһим бурычлар йөкләтелгән Прокуратураны Петр I нәкъ шулай дип атаган.

Бүгенге көндә Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасында 20 оператив хезмәт­кәр эшли, алар прокурор җитәкче­легендә район терри­то­риясендә законнарның үтәлешен күзәтүне тәэмин итә. Прокурор күрсәтмәсе нигезендә һәр оператив хезмәткәргә аерым күзәтчелек участогы йөклә­телгән. Прокуратура гражданнар үзләренең теләсә нинди бәла-казалары һәм проблемалары белән һәр­вакыт мөрәҗә­гать итә ала торган бердәнбер дәүләт органы, дисәк тә ялгышмабыз.
Кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү, дәүләт­нең законлы мәнфәгать­ләрен яклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм законлылыкны тәэмин итү Прокуратура­ның иң төп һәм өстенлекле юнәлешләре булды һәм шулай булып кала да.
Әңгәмәдәшебез – Уфа шәһәренең Киров районы прокуроры Илһам Хәбибуллин.

— Илһам Галиевич, кешеләр прокуратурага нинди проблемалар белән ешрак мөрәҗәгать итә?
— Бүген Прокуратураның төп бурычы — хокук яклау функциясе, шуңа күрә барлык өлкәләрдә дә диярлек прокурор хезмәткәрләре тик­шерүләр үткәрә. Без гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча шактый зур эш башкарабыз, һәм мөрәҗәгатьләрнең саны даими рәвештә арта баруы безгә кеше­ләрнең ышанычын күрсәтә.
Бозылган хокукларны тергезү максатында район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан прокурор реакциясе чаралары кабул ителә. Әйтик, узган елда Вәлиевлар гаиләсе район прокуратурасына республи-каның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының беренче бала туганда бер тапкыр бирелә тор­ган социаль түләүдән баш тартуы сәбәпле мөрәҗәгать итте. Прокуратура тикшерү үткәреп, хокук бозулар­ны ачыклады һәм Вәлиевлар мән­фәгатендә Уфа шәһәренең Киров районы судына административ дәгъ-ва гаризасы юллады. Дәгъва канә-гатьләндерелде. Прокурор йогынтысы чаралары ярдәмендә яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен 300 мең сумлык таныклык алды.
Былтыр район прокуратурасы тарафыннан кабул ителгән чаралар нәтиҗәләре буенча район тер­ри­ториясендә урнашкан дәүләт учреж­дениеләре тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына башкарылган контрактлар буенча 420 миллион сумнан артык бурыч түләнгән.
Моннан тыш, район прокуратурасы эшкуарларның хокукларын чик-ләү­нең башка очракларына да чик куйды. Аерым алганда, тикшерү барышында пандемия чорында сәүдә комплексы биналары арендаторла-рының аренда түләүләре буенча бурычлары барлыкка килүе ачыкланды. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге сәүдә объекты җитәкчелеге тарафыннан төзелгән килешүләр кысаларында аренда ­түләүләрен кичектерүгә юл куйган арендаторларга электр энергиясе бирү чикләнгән, шушы хәлдән соң прокуратура тарафыннан предприятие директорына кисәтү ясалды.
— Нинди күзәтчелек юнәлеш­ләре өстенлекле булып тора?
— Прокурор күзәтчелегенең барлык юнәлешләре дә мөһим, ә иң өстенлекле юнәлешләренең берсе — хезмәт законнарын үтәүгә, хезмәт хакын вакытында түләүгә күзәтчелек итү. Килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе хезмәт хакын түләмәү мәсьәләсенә кагыла. Былтыр әлеге өлкәдә 1 мең-нән артык закон бозу очрагы ачыкланды, судка 105 миллион сумлык 1067 дәгъва гаризасы җибәрелде.
Былтыр район прокуратурасы “Инко” җәмгыяте эшчәнлеген тикшерде, аның барышында 24 миллион сумнан артык хезмәт хакы буенча бурыч ачыкланды. Прокурор йогынтысы нәтиҗәләре буенча хезмәт хакы тулысынча түләнгән. Предприятие җитәкчесе административ җаваплы-лыкка тарттырылган һәм Русия Җи­наять кодексының 145.1 мәддәсе-нең 2 өлеше буенча аңа карата җи­наять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта җинаять эше тикшерү ста-диясендә.
Шулай ук, хезмәт законнарын бозу нәтиҗәсендә “Амстрон” кирпеч заводы” предприятиесе берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылды. Хезмәткәрләрнең хокукларын яклап, эш хакын түләттерү турында судка 129 гариза җибәрел­де. Прокурор тарафыннан күрелгән чаралар комплексы нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча бурычлар 9,7 миллион сум күләмендә түләнгән.
Гомумән, былтыр прокурор катнашуы нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча 69 миллион сумнан артык бурыч түләнгән. Безнең тикшерү материаллары буенча 9 җинаять эше кузгатылган.
— Узган елда районда җи­наятьчелек арттымы, әллә кимедеме? Кешене җинаять кылуга нәрсә этәрә?
— Барлык хокук саклау органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча бик җитди эш алып барыла. Шулай булса да, былтыр Уфаның Киров районы террито­риясендә 3800дән артык җинаять теркәлгән. Аларның күп өлеше граж­даннарның һәм предприя­тиеләрнең милкен урлауга бәйле.
Әйтик, кибермошенниклык өлкә-сендә җинаятьләр кылу арткан. Узган елда район территориясендә шундый 588 җинаять теркәлгән, бу, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 67гә күбрәк, ягъни җинаятьчеләр мәгълү­мати-коммуникацион технология-ләрне криминаль максатларда активрак куллана. 80 процент очракта бу җинаять­ләр кулланучының шәхси мәгълүматларын (банк исәпләре номерлары, паспорт мәгълүматлары, кодлар, парольләр һ.б.) урлау юлы белән матди яисә башка зыян салуга юнәлтелгән.
Кибермошенникларның корбаны булмас өчен киберкиңлектә хәвеф­сезлек кагыйдәләрен үтәгез, алынган мәгълүматны һәрвакыт тикшерегез; билгесез сылтамалар буенча күчмә-гез; әгәр туганыгыз бәла-казага юлыкты, дигән хәбәр алсагыз, кичекмәстән аның белән туры элемтәгә керегез; банк карталары турындагы мәгълү-матны компьютер яисә смартфонда сакламагыз.
Үсмерләр арасында җинаятьче­лекнең кимүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу күрсәткечләр прокурату-раның координацияләү эшчәнлеге нәтиҗәсендә эчке эшләр органнары тарафыннан әлеге юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирүче профилактик эш алып барылуы турында сөйли.
— Торак-коммуналь хуҗалык һәм өлешләтә төзелеш өлкәсендә район прокуратурасы нинди эш башкара?
— Өлешләтә төзелеш өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү югары социаль әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә, район прокуратурасы тарафыннан өлешчеләр хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә. Өлешләтә төзелешнең барлык ста-дияләрендә дә район прокуратурасы тарафыннан даими рәвештә мониторинг алып барыла. Террито­риядә 42 төзүче тарафыннан күпфатирлы 84 йорт төзелә, шул исәптән 80 объектка 7 мең гражданның 25 миллиард сумнан артык акчасы җәлеп ителгән.
— Нигездә, нинди хокук бозулар ачыклана?
— Төзелә торган торакның сыйфаты, проект декларациясенең туры килмәве күңелсез хәлләргә, срокларны бозуга китерергә мөмкин. Район прокуратурасы, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары белән берлектә, өлешләтә катнашып торак төзүнең яңа тәртибенә күчүгә бәйле эшкә даими мониторинг үткәрә. Иске кагыйдәләр буенча, төзелеп бетәчәк барлык күпфатирлы йортлар төзелешен тәмамлау аерым конт-роль­гә алынды.
Республиканың төзелеш һәм архитектура министры, аның урынбасарлары, шәһәр округы һәм район хакимияте, төзүчеләр катнашлыгында төзелеш объектларында эшлекле очрашулар актив үткәрелә. Бу эшкә өлешчеләрнең берләшмәләре даими рәвештә җәлеп ителә.
Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы торак-коммуналь хуҗалык турындагы законнарны үтәү өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау буенча актив эш алып бара. Былтыр закон бозуның 80нән артык очрагы ачыкланды.
Узган елда район прокуратурасына гражданнардан әлеге мәсьә-ләләр буенча 180нән артык мөрә-җәгать керде. Аларның күбесендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен, шул исәптән каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен, түләүләрне дөрес исәпләмәү турында дәлилләр бар. Әйтик, Уфа шәһәренең Өршәк станциясе поселогында яшәүчеләр үткән елның гыйнварыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгаруда хезмәт күрсәтү өчен “Шәһәрне җыеш-тыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы” предприятиесе белән 70 сум түләү турында килешү төзи. Әм-ма, төзелгән килешү булуга карамастан, әлеге предприятие бистәдә яшәү­челәргә каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәт күрсәтмәгән.
Ачыкланган закон бозулар факты буенча ресурслар белән тәэмин итү оешмасына күрсәтмә кертелде, нәти­җәдә, бистәдә яшәүчеләргә яңадан исәп-хисап ясалды. Торак-коммуналь өлкәдә гражданнарның хокукларын үтәүне күзәтү эше дәвам итә һәм бу район прокуратурасы контролендә тора.
— Әңгәмә өчен рәхмәт.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.


Читайте нас: