+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
14 февраль 2021, 13:20

Вице-мэрга карата җинаять эше кузгатылган

Аны казна акчасын үзләштерүдә гаеплиләр.

Аны казна акчасын үзләштерүдә гаеплиләр.

Сибай хакимияте башлыгының сәнәгать, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Илшат Кадыйров муниципалитеттагы юлларны ремонтлау өчен билгеләнгән бюджет акчаларын урлауның мошенник схемасын куллануда катнашкан, дип шикләнелә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, шәһәр казнасына биш миллион сумнан артык зыян килгән. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, мэр урынбасары һәм төзелеш оешмаларының берсе җитәкчесе шәһәрдә юллар ремонтлауга берничә муниципаль контракт төзегән. Ремонт эшләре тулы күләмдә башкарылмаган, әмма мэрия аларны кабул итү турындагы документларны һәм дөрес булмаган мәгълүмат белән чыгымнар турындагы белешмәне имзалаган.

Бюджеттан алынган акчалар алга таба төзелеш фирмасының таныш җитәкчеләренең исәп-хисап счетлары аша үзләштерелгән. Хәзерге вакытта биш контракт буенча шәһәргә китерелгән зыян ачыкланган.

Узган елның сентябреннән 2021 елның февраленә кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБның төбәк бүлеге материаллары буенча берничә җинаять эше кузгатылган.

Вице-мэр һәм бизнесменга карата читкә китмәү турында подписка рәвешендә чикләү чарасы күрелгән.

Фото: РИА Новости
Читайте нас: