-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
15 февраль 2021, 11:30

Чәч буявын гына яшергән булган...

Үтерү өчен шушы сәбәп җиткән.

Үтерү өчен шушы сәбәп җиткән.

Уфада бер хатын өйдәшен чәч буявын яшереп куйган өчен үтергән.

Шул рәвешчә, ир хатын аңа акча бирер, дип өметләнә. Нәтиҗәдә, аңа гомере белән түләргә туры килгән. Калинин район суды хатынны сигез ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән.

Хатын корбанын 13 елга якын белгән, алар өч ел бергә яшәргә омтылган. Парның мөнәсәбәтләре баштан ук мактанырлык булмый. Ир эчкән дә кул күтәргән, атналар буе "запой"да булган. Әгәр хатын аны исерек хәлдә өенә кертми икән, ул тәрәзәләрне ватып кереп, аны кыйнаган.

Үтереш булган көнне хатын чираттагы тапкыр танышын кертә. Шунда ук аракы эчә һәм үзен агрессив тота башлый. Күпмедер вакыттан ирнең спиртлы эчемлеге бетә һәм ул чәч буярга җыенган хатынның шул буявын яшерә. Ул кире таләп итә башлагач, аракыга акча сорый. Хатын баш тарта. Алар арасында сугыш башлана. Ир берничә тапкыр өйдәшенең башына суга, шуннан соң тегесе кулына пычак ала...

Судта ханым үзе белдергәнчә, ул пычакны ирнең кулына чәнчергә уйлый, тик, нәтиҗәдә, күкрәгенә эләгә...

Фото: кп.ру
Читайте нас в