+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 февраль 2021, 13:30

Җан кыючылар ачыкланган

Резонанслы җинаять буенча хөкем карарын судья чыгарачак.

Резонанслы җинаять буенча хөкем карарын судья чыгарачак.

Башкортстан Югары судында Уфа моторлар төзү производство берләшмәсенең коммерция директоры урынбасары Юрий Яшинны заказлы үтерүдә гаепләнүче оешкан төркемнең җинаять эше буенча суд тикшеруе темамланды.

Присяжныйлар коллегиясе оешкан төркемне җинаятьне оештыруда һәм ялланып үтерүдә гаепле дип тапкан. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы хәбәр итә. Вердикт нәтиҗәләре турында фикер алышканнан соң судья хөкем карары чыгарачак.

«Ъ-Уфа» мәгълүматлары буенча, Федор Токарев, Альмир Хәсәнов, Руслан Минһаҗев, Эрик Талипов һәм Сергей Евстафьев гаепле дип табылганнар. Аларны Русия Җинаять кодексының 162 мәддәсенең 4нче өлеше, шулай ук 105 мәддәсенең 2нче өлеше буенча гаеплиләр.

Юрий Яшин 2018 елның июлендә юкка чыккан булган. Уфаның ул яшәгән Карл Маркс урамындагы йортының җир асты парковкасында канга баткан урын барлыкка килә. Бер тәүлек узгач, Яшинның үле гәүдәсе Агыйдел елгасы ярында табыла. 24 июльдә шикләнелгән кешеләр кулга алына.

Фото:РИА Новости.
Читайте нас: