Имин гаиләдә үскән бердәнбер кызның төнлә өеннән чыгып китеп, балалар мәйданчыгында гомерен өзүе турында кичә язган идек инде.
Петербург янындагы Колпинода кичәге фаҗигадән соң бүген бөтен сөйләшүләр һәлак булган укучы кыз тирәсендә әйләнә.
Исегезгә төшерәбез: ун яшьлек кыз 14 февраль төнендә өеннән чыгып китә. Фатирдан өске киемсез, урындык алып чыга. Якынча иртәнге сәгать 4.30да кызны әти-әнисе эзли башлый. Полициягә мөрәҗәгать итә. Мәктәп укучысын күрше йорт ихатасында үле килеш табалар.
Социаль челтәрләрдә ата-аналарны гаеплиләр, Тикшерү комитеты «үз-үзенә кул салуга китереп җиткерү» мәддәсе буенча тикшерү үткәрә. Урындагы хакимият кызның гаиләсенең имин, тулы булуын билгели. Мәктәптә дә тик яхшы билгеләренә генә укыган.
Тагын бер фараз бар: Самарада 9 һәм 10 февральдә шундый ук хәлләр булган иде, димәк, Русиядә янә социаль челтәрләрдәге куркыныч «үлем төркемнәре» баш калкыта. Алар, гадәттә, үз тозакларына эләккән балаларга аз йокларга һәм үз-үзләрен төнлә үтерүне таләп итә.
Бу чир яман шеш кебек тиз таралучан. Балаларыгызга игътибарлы булыгыз. Интернетта кемнәр белән аралашуын күзәтеп торыгыз. Бәлагә каршы бергәләп кенә көрәшергә мөмкин.
Фото: PIXABAY.COM