+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 февраль 2021, 12:41

"Әни мине гафу итмәячәк, әмма яклаячак..."

Исерек хәлдә авария ясап өч кеше гомерен өзгән, бер кешене инвалид калдырган Эдуард Гайнанов судтагы соңгы сүзендә беренче тапкыр гафу үтенгән.

Исерек хәлдә авария ясап өч кеше гомерен өзгән, бер кешене инвалид калдырган Эдуард Гайнанов судтагы соңгы сүзендә беренче тапкыр гафу үтенгән.

Аның 13 елга гомум режимлы колониягә озатылачагы турында язган идек инде. Эдуард судта соңгы сүзен әйткәндә телекамераларны сүндерүне сораган. Әмма журналистлар аның сүзләрен язып алган.

Эдуард үзе турында сөйли башлагач, каза күрүчеләрнең әнисе Дилфүзә апа елап җибәрә һәм борын астыннан гына үзбәкчә сүзләр тезә. Әмма гаепләнүче аңа бөтенләй игътибар итми.

— Мин үскәнче эшчеләр гаиләсендә тәрбияләндем. Әни, әти наркоман, карак яисә мошенник булырга ирек бирмәде, — ди Гайнанов. - Эшләргә, акча табарга, кешеләргә ярдәм итәргә өйрәттеләр. Нигездә, 40 яшькә кадәр (быел 40 яшь тула) яшәп, дошманнарым да, бурычларым, кредитларым да юк. Барысы да үз кулларым белән эшләп табылган...

Эдуард үзенең счетлары һәм милке булмавын белдерә, чөнки алар гаиләсе белән уртак була. «Әти өйрәткәнчә, бернине дә үзең белән алып китеп булмый», - диде ул. Аның сүзләренә караганда, беркайчан да кеше исәбенә баерга теләге булмаган. Моннан тыш, ул, кайбер мәгълүмат чараларында язылганча, депутат һәм депутатның улы булмавын әйтә.

— Бу хәлгә үзем гаепле. Гаепне тулысынча таныдым һәм авария урыныннан китәргә маташмадым. Хәтта җәзадан котылып калу өчен зур мөмкинлекләре булган танышларым, дусларым, туганнарымнан бернинди ярдәм дә эзләмәдем. Әти: "Эчкәнсең икән, ачкычны коега ташла", — ди иде. Ә мин йомшаклык күрсәттем — хәмергә бәйлелектән, хәтта тәмәке тартудан баш тартуга да көчем җитмәде. Ул көнне баш төзәттем, рульгә түгел, арткы утыргычка утырдым, йомшардым, янә эчтем дә йоклап киттем. Ә аннан соң видеоязмалар буенча үземнең нишләгәнемне күреп белдем. Ничек кенә булмасын, бу эштә мин үзем генә гаепле.

Әни, әлбәттә, мине беркайчан да гафу итмәячәк, тик теләсә кайсы очракта да яклаячак. Аның ирен югалтуга бер ел да үтмәде, хәзер улын югалта... Әйе, көчсезлек күрсәттем һәм моның өчен җәза бирелде. Бу очракта һәлак булганнарны кире кайтарып булмый, калганнарга ярдәм итәргә иде. Әни күптән инде пенсия яшендә, аның янына, җәмгыятькә тизрәк әйләнеп кайтырга өметләнәм, әлбәттә, күпкә көчлерәк булып...

Тәнәфестән соң Эдуардны кабат кабинетка кертәләр һәм судья хөкем карарын укый башлый. Ул 2007 елда гаепләнүченең психиатрия дәваханәсендә дәвалануын, 2015 елда энесе, аның хатыны һәм ике баласы фаҗигале рәвештә һәлак булып, ә 2019 елда әтисе вафатына бәйле стресс кичерүен искә төшерә.
Эдуард җинаять эше томнарын укуны тыныч кына тыңлаган.

Фото: Вероника Пиляева
Читайте нас: