+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 февраль 2021, 13:00

Сак астында утырачаклар әле

Дознаватель кызны җәфалаган полицейскийларның эшенә һаман нокта куя алмыйлар.

Дознаватель кызны җәфалаган полицейскийларның эшенә һаман нокта куя алмыйлар.

Башкортстан Югары суды Уфа районы полиция бүлегендә элекке тикшерүчене көчләүдә гаепләнүче өч экс-полицейскийга ике айга өй арестын озайтты. Эшне карау 18 февральдә дәвам итәчәк.

- Суд барлык өч фигурантка да өй арестын ике айга озайтты, - дип хәбәр иттеләр судта. - Киләсе утырыш 18 февральгә билгеләнгән, бер утырыш гаепләнүчеләрнең берсе Павел Яромчукның үзен начар хис итүе аркасында кичектерелгән.

Исегезгә төшерәбез: бу хәл 2018 елның көзендә булды. Тикшерү фаразы буенча, 30 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгының өч хезмәткәре Эдуард Матвеев, Салават Галиев һәм Павел Яромчук эш урынында 23 яшьлек дознаватель Гөлназ Ф. катнашкан табын артында утырган. Икенче көнне кыз төркемләп көчләү турында белдергән, янәсе, бу хәл район бүлеге бәдрәфендә булган.

Ирләргә карата җинаять эше кузгатылды һәм алар зыян күрүче белән бергә эш урынында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен эштән колак кактылар.

Башта суд эш фигурантларына гаепләү карары чыгарды һәм һәр хөкем ителүчегә әхлакый зыянны компенсацияләү сыйфатында 1әр миллион сум акча түләргә мәҗбүр итте. Мондый карар яклауны да, гаепләү ягын да канәгатьләндермәде. Башкортстан Югары суды Матвеев белән Галиевны аклады һәм, аларны иреккә чыгарып, Яромчукка хөкем карарын дүрт елга кадәр йомшартты, зыян күрүчегә 500 мең сум акча түләргә мәҗбүр итте.

Шуннан соң зыян күрүче як кассация гаризасы бирде һәм Самарадагы алтынчы кассация суды Башкортстан Югары суды карарын кире какты – хәзер эш яңадан карала. Хөкем ителүчеләрнең өчесе дә әле өй арестында.

Шулай ук элегрәк кызның адвокаты Ирина Вәлиева, зыян күрүче әхлакый зыянны 100 миллион сумга бәяли, дип хәбәр иткән иде.

Фото: мк.ру


Читайте нас: