Учалы районында хокук сакчылары такси йөртүче хатын-кызга һөҗүм иткән бәндәне тоткарлаган.
Клиент машинаны яллаган һәм Учалы трассасында сервис хезмәткәрен көчләгән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 16 февраль иртәсендә полициягә Белоретта такси хезмәтендә шофер булып эшләүче хатын мөрәҗәгать иткән.
Төнге өчтә аның машинасын клиент туктата. Ул аны Учалыга алып баруын сорый. Трассада барганда ир машина йөртүче хатын-кызга ташлана, аны бәйли һәм көчли. Шуннан соң пассажир руль артына күчеп, шәһәр ягына китә. Хатын-кыз, гомере өчен куркып, һөҗүмчене үзен үтермәскә күндерә ала. Кирәкле адреска барып җиткәч, ир корбаныннан 7000 сумга якын акча алып качкан.
Зыян күрүче җинаять турында полициягә хәбәр итә. Тикшерүчеләр көчләү, талау һәм урлау турында җинаять эше кузгаткан.
Хокук сакчылары мөмкин булган шаһитларны һәм видеокүзәтү камераларын ачыклаган. Тиздән җинаятьченең шәхесе дә ачыкланган.
Ул 29 яшьлек Учалы кешесе булып чыккан. Аны өендә тотканнар.