+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 февраль 2021, 14:20

Дистанцион дәрестә.... порнография

Сахалинда Башкортстаннан 17 яшьлек үсмерне хөкем итәчәкләр.

Сахалинда Башкортстаннан 17 яшьлек үсмерне хөкем итәчәкләр.

Егет пандемия һәм дистанцион уку чорында "модага" бирелә һәм җинаять эше фигуранты була.

Көньяк Сахалин тикшерүчеләре ачыклаганча, апрель башында Уфада яшәүче үсмер социаль челтәрләрдән актив файдаланган һәм дәресләрне дистанцион укытуны өзү программасын уйлап тапкан.

"Программада шул ук вакытта Көньяк Сахалин шәһәренең 26нчы урта мәктәбе укучысы да булган. Үсмер аңа, «ZOOM» программасы ярдәмендә үткәрелә торган химия дәресен өзү максатында, тиз арада хәбәрләр алмашу юлы белән онлайн-конференциягә керү өчен кирәкле логин һәм пароль җибәрә.

Аларны кулланып, җинаятьче әлеге программага керә һәм онлайн-дәрескә эләгә, шуннан соң порнографик эчтәлектәге видеоязманы күрсәтә», — дип аңлаталар Сахалин Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Уфалыга карата гаепләү карары судка җибәрелгән инде. Аңа ике елдан алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Фото: башинформ
Читайте нас: